news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары томан, кар һәм бозлавык турында кисәтә

Республикада һава температурасы -4... -9 градус салкын була.

Татарстан синоптиклары томан, кар һәм бозлавык турында кисәтә
Рамиль Гали

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә, 3 гыйнварда, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан, пыскак кар һәм бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктә аязучан болытлы һава торышы саклана. Бераз кар явачак.

Татарстанда төнлә - 13 градус булачак. Көндез һава температурасы -4...-9 градус фаразлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100