news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары томан һәм юлларда бозлавык турында кисәтә

Татарстан синоптиклары томан һәм юлларда бозлавык турында кисәтә

Иртәгә, 17 октябрьдә Татарстанда кабат һава торышы начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада урыны белән, шул исәптән Казанда, томан төшә. Моннан тыш, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Моңарчы синоптиклар атмосфера фронтлары Татарстанга атна уртасына яңгыр һәм җепшек кар алып килә, дип сөйләде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын салкыннар килү сәбәпле сак булырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot