news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтә

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген көндез республика территориясендә урыны томан сакланачак.

Сишәмбе, 25 ноябрьдә, төбәк территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән төнлә һәм иртән яңадан томан барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, төнлә дә, көндез дә тизлеге секундына 15 тән 17 метрга кадәр (ТР башкаласында – 15 м/с га кадәр) җитүче көчле җил исәчәк. Бофорт шкаласы буенча, тизлеге 13,9 дан 17,1 м/с кадәр булган җил «көчле» дип атала.

news_right_1
news_right_2
news_bot