news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары, томан булачак, дип кисәтә

Төнлә һәм көннең беренче яртысында күз күреме 1000 метрдан ким булачак

 (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бу төндә һәм иртәгә көннең беренче яртысында республиканың аерым районнарында томан, күз күреме 1000 метрдан да ким булачак.

Аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

Татарстан буенча төнлә 0-4 градус җылы, көндез – 4-9 градус.

Казанда төнлә 1-3 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез – 5-8 градус.

31 октябрь төнендә республикада болытлы һава, яңгыр көтелә. Температура 0 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100