Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары томан, бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанда кабат һава шартлары начарлану көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез республикада урыны белән, шул исәптән Казанда да, кабат томан төшәчәк. Юлларда көчле бозлавык барлыкка килә.
Моннан тыш, пәнҗешәмбе, 21 декабрьдә, төбәк территориясендә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә 15-20 м/с тизлектә көчле җил исәчәк (Татарстан башкаласында 18 м/с).
Бүген, чәршәмбе көнне, метеорологлар Татарстанда 4 градуска кадәр җылы температура, шулай ук җепшек кар һәм кар көртләре барлыкка киләчәк, дип фаразлый.
Агымдагы атнада төбәктә яңгырлар булырга мөмкин, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Һава торышы начар булуга бәйле рәвештә республикада «Урал» М5 трассасының ике участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнгән. Җылыту сәбәпле, ике боз кичүе вакытлыча ябык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз