Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары температураның бераз күтәрелүен вәгъдә итә
Көндез 13 градуска кадәр салкын булачак
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада салкын һава торышы саклана, температура нормадан 10 градуска түбән булачак.
Казанда температура көндез 13-16 градус салкын, Татарстан буенча – 13-18 градус. Явым-төшем көтелми.
9 февральгә каршы төндә республикада урны белән кар явачак. Төнлә температура 21 градуска кадәр, ә урыны белән 25 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз