news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Республикада яшенле яңгыр, боз явачак, көчле җил исәчәк.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 июньдә, иртән һәм кичен Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына - 15-20, урыны белән 21-26 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда 11.00 – 15.00 сәгатьләрдә урыны белән яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100