news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары шимбә көнне 6 градуска кадәр салкын вәгъдә итә

Татарстанда төнлә 7-12 градус салкын булачак

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы көн, явым-төшем көтелми. Татарстанда төнлә 7-12 градус салкын булачак. Казанда көндез 3-5 градус, гомумән республика буенча 1-6 градус салкын була.
Якшәмбегә каршы төндә республикада 7 градустан 12 градуска кадәр салкын көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot