news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары шимбә көнне 6 градус салкын вәгъдә итә

Бүген төнлә Татарстанда 7-12 градус салкын

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы көн, кар явуы ихтимал. Казанда көндез 2-4 градус, гомумән республика буенча 1-6 градус салкын булачак.
Якшәмбегә каршы төндә республикада 7 градустан 12 градуска кадәр салкын, урыны белән 17 градус салкын булуы көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot