news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары салкынча һава торышы һәм кар явуын фаразлый

Юлларда бозлавык саклана

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явып узачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын.

Төнлә Татарстанда 10-15 градус, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкын булачак. Көндез исә 3-8 градус суык. Юлларда бозлавык саклана.

Казанда иртәгә аязучан болытлы һава була, бераз кар ява. Төнлә 10-12 градус, аязган вакытта 15 градуска кадәр, көндез 3-5 градус салкын көтелә.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр иткәнчә, 21 март көнне дә аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар явып узарга мөмкин. Көндез кайбер районнарда буран көтелә. Җил көньяктан, көньяк көнбатыштан талгын. Төнлә 14 градус, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкын. Көндез 3-8 градус суык булачак. Юлларда - бозлавык.  

news_right_1
news_right_2
news_bot