news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары республикада томан һәм бозлавык турында кисәтә

Иртәгә, 2 декабрьдә, Татарстанда һава торышы шартлары начараю фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе төнлә һәм көндез республикада урыны белән, шул исәптән Казанда, томан төшә һәм бозлавык барлыкка килә.

Моннан тыш, төбәктәге юлларда, шул исәптән ТР башкаласында, тайгак булу көтелә. Кайбер урыннарда ул көчле була.

Татарстанда һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында 0..-5 градус тәшкил итә (Казанда -1..-3 градус).

Элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге республикада декабрьдә һава температурасы климат нормасыннан югарырак була, ә явым-төшемнәр нормадан тайпылмый, дип хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot