news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары республикада кырау һәм җил-давыл булу ихтималын хәбәр итә

8 июньдә төнлә урыны белән туфрак температурасы -1˚ка кадәр төшәргә мөмкин.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары республика территориясендә җил-давыл булу ихтималын кисәтә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге кискен агрометеорология күренеше Татарстан территориясендә көтелә.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 8 июньдә төнлә республикада урыны белән туфрак -1˚ка кадәр суынырга һәм кырау төшәргә мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot