news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары кыска вакытлы яңгыр явачак дип вәгъдә итә

Республикада 29 градуска кадәр җылы

  (Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
Көндез Казанда температура 24-28 градус җылы, Татарстан буенча – 24-29 градус.
17августка каршы төндә республикада болытлы һава, явым-төшем көтелә. Төнлә температура 12-17 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot