news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары кырау төшү сәбәпле кисәтү игълан итте

13 июньгә каршы төндә Татарстан территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта 0 градустан -1 градуска кадәр кырау көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе әлеге уңайдан кисәтү игълан итте.

Шул ук вакытта, элегрәк метеорологлар 12 июньгә каршы төндә генә туфракта бераз кырау күзәтелергә мөмкин дип фаразлаган иде. Аларның фаразлавынча, 13 июньгә каршы төндә һава температурасы +2..+7, ә республиканың көнбатышында +10 градус тәшкил итәчәк.

Синоптикларның якынча мәгълүматлары буенча, 12 июньдә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +14..+19, ә 13 июньдә +17..+22 градус була. Хәзер төбәктә һава температурасы +13,7 градустан («Саба» метеостанциясе) +17,2 градуска («Чулпан» метеостанциясе) кадәр тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot