Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары кырау һәм көчле җил турында кисәтә
Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 сентябрьдә, Татарстанда янә кырау һәм көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республиканың көнчыгышында төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Шунда ук урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.
Моннан тыш, иртән һәм көндез төбәк территориясендә, шулай ук Казанда җил секундына 15-18 метр тизлек белән исәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз