news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көннәрнең кисәк суытачагы турында кисәтте

Татарстан синоптиклары көннәрнең кисәк суытачагы турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ»

Апрель азагында Татарстан территориясендә аномаль эсселекне салкынча һава торышы алыштырачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының сизелерлек начараюы турында кисәтә.

Җомга һәм шимбә, 25 һәм 26 апрельдә, республика территориясендә һава торышы тотрыксыз булыр дип фаразлана. Көндез температура +18..+23 градус тәшкил итәчәк (төбәкнең көнбатышында 26 апрельдә +15..+18 градустан артмаячак).

Атмосфера фронтлары үткәндә кыска вакытлы яшенле яңгырлар, җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төшәчәк.

Алдагы көннәрдә Татарстанда һава температурасы кисәк түбәнәя. Якшәмбе һәм дүшәмбе, 27 һәм 28 апрельдә, республикада һава торышы актив атмосфера фронтлары һәм циклонның тыл өлеше тәэсирендә формалашачак.

Температура фоны сизелерлек түбәнәя, яңгыр һәм юеш кар явуы фаразлана. Төньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

Якшәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы +1..+6 градуска кадәр төшә. Көндез +4..+9 градуска кадәр җылытачак (көнчыгышта +12 градуска кадәр). Дүшәмбегә каршы төндә температура урыны белән 0.. -2 градуска кадәр түбәнәя, көндез +4..+9 градуска кадәр җылыта.

Бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормадан 5-6 градуска түбән булачак. Юлларның кайбер участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, 29-30 апрельдә яңгыр катыш җепшек кар явуы көтелә. Төнлә кайбер урыннарда кырау төшүе ихтимал, көндез һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк.

«Җиләк-җимеш культураларының вегетациясе вакытында мондый һава торышы бер дә файдага түгел», - дип искәрттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100