Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары көчле җил хакында кисәтә
Иртәгә, 21 апрельдә, Татарстанда югары температура фоны сакланган хәлдә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Дүшәмбе көндез һәм кичен республика территориясендә урыны белән секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк (Казанда – секундына 16 метрга кадәр). Бофорт шкаласы нигезендә, тизлеге секундына 13,9-17,1 метрга җитсә, ул көчле җил дип атала.
Яшенле яңгырлар туктаячак. Төнлә төбәктә һава температурасы +10..+15 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз