news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә

Себер антициклоны йогынтысында һава шартларының яхшыруына карамастан, иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстан территориясендә тискәре метеорологик күренешләр булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төбәктә урыны белән (әмма Казанда түгел) җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, төнлә һәм шулай ук көндез, көчәйгәндә, секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык фаразлана, дип хәбәр итә метеорологлар.

Һава температурасы берникадәр төшәчәк. Төнлә -9..-14 градус (Казанда - 9..-11) була. Көндез һава температурасы -4..-9 градус (Казанда -6..-8 градус) көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100