news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары кисәтә

Аеруча юлларда сак булырга кирәк, диелә ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча идарәсеннән алынган хәбәрдә

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиянең Европа өлешен төньяк-көнбатыш циклоны каплап алачак, шул сәбәпле, киләсе төндә һәм иртәгә көндез Татарстан территориясендә һава шартлары бозылуы фаразлана.

 

ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча идарәсенең кизү торучы синоптигы биргән мәгълүматлар буенча, көчле, төнлә урыны белән бик көчле буран көтелә, буран вакытында күз күреме начар була, көньяк-көнбатыш тарафтан искән җил көчәйгәндә секундына 18 метрга, Казанда җилнең тизлеге 15 м/секундка кадәр җитә. Юлларда исә - кар көртләре, бозлавык. Шуңа күрә, начарлана төшәчәк һава шартлары республика юлларындагы хәлне катлауландырачак, бу көннәрне аеруча сак булырга кирәк, дип кисәтә кизү торучы синоптик.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100