Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары кинәт исүчән көчле җил турында кисәтә
Республикада кискен көчле җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары республикада һава торышының начараюы турында кисәтә. Хәбәрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә.
Иртәгә, 28 гыйнварда, төбәктә урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче кискен җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Казанда җил бераз акрынрак, секундына 16 метрга кадәр булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз