news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары кар явачак һәм бозлавык булачак, дип кисәтә

Төнлә республика буенча көчле яңгыр явуы ихтимал

 (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада болытлы һава. Төнлә көчле яңгыр, юеш кар явуы көтелә.

ТР буенча һәм Казанда төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Тәүлек дәвамында Татарстанда температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы, ә көньяк-көнчыгыш районнарда 3-8 градус җылы тәшкил итә.

Казанда төнлә көчле яңгыр булуы көтелә. Температура 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.

19 октябрь төнендә республикада болытлы һава, күпчелек районнарда кар, урыны белән буран булуы ихтимал. Температура 7 градус салкынга кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot