news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары кар һәм томан турында кисәтә

Көндез республикада 5-10 градус салкын булачак.

Татарстан синоптиклары кар һәм томан турында кисәтә

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, дүшәмбе көнне, Татарстанда кар явуы һәм томан төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

«Аязучан-болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән кар явачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы 7-12 градус салкын булачак. Көндез термометр баганалары 5-10 градуска кадәр төшәчәк.

Юлларда бозлавык булырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100