news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары кар һәм бозлавык турында кисәтә

Көндез республика территориясендә һава температурасы -2дән -7гә кадәр салкын булачак.

Татарстан синоптиклары кар һәм бозлавык турында кисәтә
Рамиль Гали/архив

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Республика юлларында бозлавык хасил була. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -5тән -10 градуска кадәр салкын булачак. Тәүлекнең якты вакытында -2, -7 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot