news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары кабат томан һәм бозлавык турында кисәтә

Татарстан синоптиклары кабат томан һәм бозлавык турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда һава шартларының кабат начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада урыны белән томан төшәчәк, бозлавык фаразлана. Юлларда көчле бозлавык барлыкка килә (Казанда бу кич белән һәм төнлә булачак), дип билгеләп үтә метеорологлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot