news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары кабат томан, буран һәм юлларны кар басу турында кисәтә

Татарстан синоптиклары кабат томан, буран һәм юлларны кар басу турында кисәтә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда чираттагы тапкыр һава шартлары начарлану фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Урыны белән республикада, шул исәптән Казанда да, 1 декабрьдә кичке сәгатьләрдә, 2 декабрьдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Бүгенге көн белән чагыштырганда, шимбә болытлы булачак. 2 декабрьдә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән көчле кар яву һәм күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булган бураннар көтелә. Юлларны кар басачак.

Элегрәк «Татар-информ» ял көннәрендә Татарстанда бураннар, томан һәм бозлавыклы тотрыксыз һава торышы көтелә, дип хәбәр иткән иде. Республика Дәүләт автоинспекциясе атна ахырында катлаулы юл шартлары турында кисәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100