news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары кабат көчле җил вәгъдә итә

Иртәгә, 1 апрельдә, Татарстанда җилле һәм тотрыксыз һава торышы саклана.

Республикада аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, көндез җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә фаразлана. Кайвакыт ул 15-17 метрга кадәр (Казанда 15 метрга кадәр) көчәергә мөмкин, дип хәбәр итә метеорологлар.

Төбәктә һава температурасы төнлә 0..-4 градус (Казанда +1..+3 грудус) була. Көндез Татарстанда +5..+10 градуска кадәр (Казанда +8..+10 градус) җылытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100