news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көннәр салкынаю турында кисәтә

Якшәмбе төнендә һәм соңрак республика территориясендә кырау төшүе ихтимал.

Татарстан синоптиклары көннәр салкынаю турында кисәтә
архив

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстанга атмосфера фронты салкын һава торышы алып килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 13 апрельдә, республикада аязучан болытлы һава булачак. Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә температура 1 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак, төбәкнең көньяк-көнчыгышында температура +16 градус тәшкил итәчәк.

14 апрельдә Татарстан территориясендә  салкын һава торышы булачак. Якшәмбе төнлә урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, ә көндез явым-төшемнәр юк диярлек. Төнлә туфракта -3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы 3-8 градус җылыдан артмаячак. Төньяк-көнчыгыштан секундына 17 метрга кадәр тизлектә җил.

Киләсе атна башында төбәктә һава торышын скандинавия антициклоны билгеләячәк. Явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 5 градуска кадәр суытачак, көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100