news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары көннәр бераз җылытуын фаразлый

Төнлә республика буенча температура 33 градуска кадәр төшәчәк

  (Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика территориясендә урыны белән томан һәм салмак җил. Явым-төшем көтелми, юлларда – бозлавык.
Төнлә температура 22-27 градус салкын тәшкил итәчәк, ә аяганда – 28-33 градуска кадәр нульдә түбән. Көндез температура 15-20 градус салкын булса, көнчыгыш районнарда – 24 градуска кадәр салкын. Бигрәк тә Татарстанның көнчыгыш районнарында салкын булачак, ә көнчыгыш районнарда бераз җылырак.
27 гыйнварда Казанда төнлә 22-27 градус салкын, ә аязганда – 29 градуска кадәр. Көндез 16-19 градус салкын.
28 ноябрь төнендә алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак һәм томан. Көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с тизлектә җил. Төнлә 16-21 градус салкын, аязганда – 22-27 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot