news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары көчле салкыннар якынлашуы турында кисәтә

15 декабрьгә төнендә һәм иртән 13 градуска кадәр салкын, ә аязганда – 19 градус салкын булуы ихтимал.

Татарстан синоптиклары көчле салкыннар якынлашуы турында кисәтә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда  аномаль җылы һава торышына алмашка шимбә, 15 декабрьдә, салкыннар килә. Бу турыда  Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

15 декабрь төнендә һәм иртән 13 градуска кадәр салкын, ә аязганда – 19 градус салкын булуы ихтимал. Көндез һава температурасы -8...-13 градус булачак.

Иртәгә, 13 декабрьдә, төнлә -12 градуска (аязганда -16) кадәр салкынайтачак. Көндез температура -3 градус булачак.

Иртәгә аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда юеш кар явуы көтелә.

Юлларда урыны белән бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot