news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көчле салкыннар вәгъдә итә

28 гыйнвар төнлә һәм иртән Казанда һәм Татарстан буенча 25–30 градуска кадәр салкын көтелә

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә Татарстанда болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми.
28 гыйнвар төнлә һәм иртән Казанда һәм Татарстан буенча 25–30 градуска кадәр салкын көтелә.
Казанда көндез температура 18–20 градус, гомумән республика буенча – 17–21 градус. 29 гыйнварга каршы төндә 27–32 градус, урыны белән 37 градуска кадәр салкын көтелә, дип хђбђр ителђ ТР Гидрометеорология џђм ђйлђнђ-тирђ мохит мониторинг идарђсе сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100