news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз хакында кисәтә

Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана.

Татарстан синоптиклары көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз хакында кисәтә

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 июльдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал.

Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына – 15-20, төнлә исә яшен вакытында 23 метрга кадәр җитүе көтелә.

Казанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән яшенле яңгыр явачак, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана. Шуның аркасында Татарстан шторм кисәтүе игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100