news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтте

Алдагы төндә җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә һәм Казанда көчле җил көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

1 октябрьдә төнлә җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Көндез, шулай ук 2 октябрьдә төнлә һәм иртән җилнең тизлеге секундына 17-22 метр тәшкил итәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100