news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм яңгыр вәгъдә итә

Казанда көндез температура 8–10 градус җылы, Татарстан буенча – 6–11 градус

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Казанда көндез температура 8–10 градус җылы, Татарстан буенча – 6–11 градус. 7 октябрьгә каршы төндә республикада 0 градустан 5 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
6 октябрьдә Татарстан буенча төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан җил, аның тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр (Казанда секундына 15–18 метрга кадәр) җитәчәк, дип хђбђр ителђ ТР Гидрометеорология џђм ђйлђнђ-тирђ мохит мониторингы идарђсе сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100