news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм томан хакында кисәтә

Республика территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана.

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм томан хакында кисәтә
архив

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 мартта, Татарстанда урыны белән көчле җил исәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

Моннан тыш, төнлә һәм көндез республика территориясендә, шул исәптән Казанда томан төшәргә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренгәнчә, республика территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана. Температура күтәрелүен дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot