news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә

Юлларда – бозлавык, кайбер районнарда кар көртләре хасил булачак.

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә
Султан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары алдагы көннәрдә республика территориясендә һава шартлары һәм юллар торышы сизелерлек начараерга мөмкин, дип кисәтә.

Татарстанның көнбатыш районнарында һава шартлары аеруча катлаулы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Көннең икенче яртысында һәм кичен кар явуы, буран көтелә.

Татарстанда 3 декабрьдә төнлә һәм көндез кар, юеш кар, яңгыр, урыны белән бозлы яңгыр явачак. Синоптиклар шулай ук буран хакында да кисәтә. Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр кими, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

4 декабрьдә шулай ук юеш кар һәм яңгыр явачак. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәр дип көтелә.

Юлларда – бозлавык, кайбер районнарда кар көртләре хасил булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100