news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көчле бураннар һәм кар көртләре турында кисәтә

Республика территориясе актив төньяк Атлантик циклон йогынтысы астында булачак

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 3-5 декабрьдә Татарстан территориясендә актив төньяк Атлантик циклон хакимлек итәчәк. Шул сәбәпле һава торышы шатлары сизелерлек начарлану көтелә. Татарстан синоптиклары көчле буран һәм юлларда кар көртләре барлыкка килүне фаразлый.

Иртәгә төнлә һәм көндез явым-төшемнәр көтелми, әмма көн азагында республика районнарының күпчелегендә бераз кар, җиңелчә буран булуы ихтимал. Термометр баганалары төнлә һәм иртән - 17-22, урыны белән 25 градус салкынны күрсәтәчәк. Көндез температура 12-17 градус салкын булачак.

 ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге пәнҗешәмбе, 4 декабрьдә, көчле кар явачак, шулай ук күз күреме начарланып һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга җитәчәк көчле җил белән бураннар фаразлый. Төнлә һава температурасы 12дән 17гә кадәр салкын булса, иртән 6-11 градуска калачак. Ә көндез 3-8 градус салкын көтелә. Юлларда кар көртләре булырга мөмкин.

Җомга, 5 декабрьдә Татарстанда циклонның үзәк һәм тыл өлеше йогынтысы астында, кар, урыны белән буран, көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр җиткән көчле җил, юлларда кар көртләре саклана. Температура төнлә һәм көндез 4-9 градус салкын булса, көннең икенче яртысында һәм кич 10-15 градуска кадәр төшәчәк.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100