Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан синоптиклары көчле бозлавык һәм томан хакында кисәтә
Республика территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары янә республикада яшәүчеләрне һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.
Дүшәмбе көнне, 3 февральдә һәм сишәмбе, 4 февральдә, республика юлларында көчле бозлавык барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Моннан тыш, бүген көндез, шулай ук иртәгә төнлә һәм иртән республикада урыны белән томан төшәчәк, дип искәртә метеорологлар.
Тулаем алганда, республика территориясендә атлантик циклоннар үзе белән алып килгән аномаль җылы һава торышы саклана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны томанның юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч булуы турында искәрткән һәм «Татар-информ» агентлыгы бу хакта хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз