news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары иртәнге томан һәм бозлавык турында кисәтә

Татарстан синоптиклары иртәнге томан һәм бозлавык турында кисәтә
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән томан булуы ихтимал.

Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, һава температурасы -2дән +2 градуска кадәр булачак.

Юлларның аерым урыннарында бозлавык булыр дип фаразлана, шуңа күрә машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot