news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары иртәгә яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималын искәртә

Иртәгә көндез республикада һава температурасы 23-28 градус булачак.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Иртәгә, 5 август көнне, Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә күпчелек районнарда яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгырлар булачак, дип кисәтә Татарстан синоптиклары.  

Яшен вакытында җилнең кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Моннан тыш, боз явуы да ихтимал, диелә Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан һава торышы бозылу турында хәбәрдә. 

Төнлә һава температурасы  14-19 градус җылы булачак, ә көндез 23-28 градус эсслек көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100