news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары иртәгә кар явачак дип вәгъдә итә

Татарстанда бу төндә 4-9 градус салкын

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы көн, кар яварга мөмкин. Казанда көндез 1 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын, гомумән республика буенча 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын була.
14 мартка каршы төндә республикада 3-8 градус салкын булуы көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot