news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары җил көчәюе һәм күз күреме начарлануы турында кисәтә

Метеорологлар фаразлавынча, республикада көчле буран вакытында кискен җил көтелә.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының җитди үзгәреше турында кисәтү таратты.

Синоптиклар фаразлары буенча, 23нән 24 декабрьгә каршы төндә якынча төн уртасыннан 18 сәгатькә кадәр төбәктә юеш карлы көчле буран сәбәпле, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана. Шуның белән бергә көньяк-көнбатыштан секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә. Метеорологлар исәпләвенчә, Казанда ул секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, Гидрометеорология үзәге төнлә температура 3-8 градус салкын булып, көньяк районнарда 13 градуска кадәр, көндез 1-6 градус салкынлыкта юлларда бозлавык булуы ихтимал, дип җиткерә.

Казанда җомгадан шимбәгә каршы төндә кар явачак, бераз бозлавык күзәтелергә мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача җил, һаваның минималь температурасы 3-5 градус салкынлыкта булып, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Шимбә, 24 декабрьдә көндез Татарстан башкаласында аязучан болытлы һава. Кар, урыны белән буран, бераз бозлавык. Һава температурасы 1-3 градус салкын, бу исә бозлавык тудырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100