Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары, эссе һава шартлары нәтиҗәсендә, томан һәм яшен булырга мөмкин, дип фаразлый
Иртәгә республика территориясендә 26-31 градус эссе булуы көтелә
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Эссе һава шартлары булуга карамастан, иртәгә Татарстан территориясендә томан һәм яшен булуы көтелә.
Республика буенча төнлә һәм көндез яшен вакытында төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан 15-20 м/с тизлектә җил булыр дип фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булу ихтималы бар.
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда- кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Төнлә республика буенча уртача температура 14-19 градус җылы, ә көндез - 26-31 градус. Шул ук вакытта, фаразлауларга караганда, Казанда төнлә 16-19, ә көндез 27-29 градус җылы булачак, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз