news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары җепшек кар һәм бозлавык турында кисәтә

Төнлә төбәк буенча һава температурасы -2дән алып -7 градуска кадәр, көндез -5 градуска кадәр була.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Никита Васильев). Иртәгә, 17 декабрьдә, Татарстанда җылы атмосфера фронты узу сәбәпле, һава шартларының чираттагы начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы саклана. Җепшек кар явачак. Төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип кисәтә синоптиклар.

Төнге сәгатьләрдә төбәк буенча һава температурасы -2..-7 градус (Казанда -3..-5 градус) тәшкил итә. Көндез -5 градуска кадәр була (республика башкаласында -1..-3). Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак булачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100