news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары давыл булачагы хакында кисәтте

Җомга көнне, 27 майда, Татарстан территориясендә һава шартларының начараюы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, республикада яшенле яңгыр, боз явуы, җилнең тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитүе көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, Казанда яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot