news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары чираттагы тапкыр кырау турында кисәтә

Татарстан синоптиклары чираттагы тапкыр кырау турында кисәтә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстанда ике төн рәттән, 27 һәм 28 майда кабат һава температурасы төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе һәм сишәмбе төнлә республикада урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау булуы ихтимал.

28 майда төнлә төбәкнең көнчыгыш һәм көньяк районнарында кырау төшү ихтималы зур.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ялларда Татарстанга эсселек килә, әмма аннары республикада кабат салкынайтырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100