Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары буран, яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә
Иртәгә Татарстан территориясендә кабат һава шартлары начарлануы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада болытлы (төнлә - аязучан) һава торышы саклана. Төнлә урыны белән бераз җепшек кар һәм яңгыр яварга мөмкин.
Моннан тыш, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланырга, юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Моннан тыш, төбәктә төнлә һәм көндез көчле җил көтелә, көчәйгәндә тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Җилнең юнәлеше көньяк-көнбатыштан төньяк һәм төньяк-көнбатышка үзгәрергә мөмкин.
Төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык фаразлана. Шулай ук көнбатыш районнарда көндез кар көртләре булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы -2..+3 градус (Казанда 0..+2) тәшкил итә. Көндез һава температурасы 0..+5 градуска (көнчыгышта +8 градус) кадәр күтәрелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, республика территориясендә тотрыксыз һава торышы урнаша. Апрельдә Татарстанда уртача айлык һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югары була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз