Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары буран һәм юеш кар фаразлый
Төнлә термометр баганалары 2-7 градус салкынны күрсәтәчәк
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга җитүче көньяктан җил, күз күреме 1-2 чакрым тәшкил иткән буран (Казанда төнлә һәм иртән), шулай ук бозлавык көтелә. Болытлы һава, төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда - кар һәм юеш кар. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 2-7, көндез 0-5 градус салкынны күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.
Алдагы төндә Казанда 3-5 , көндез - 1-3 градус салкын. Болытлы һава, кар һәм юеш кар яварга мөмкин.
20 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, кыска вакытлы буран, бозлавык көтелә. 7 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз