news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары буран һәм томан турында кисәтә

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре булырга мөмкин.

Татарстан синоптиклары буран һәм томан турында кисәтә
Александр Эшкинин

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшә. Кар явачак, аерым районнарда көндез көчле буран булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә термометр баганалары -10, республиканың көнчыгыш районнарында -16 градуска кадәр төшәчәк.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре булырга мөмкин.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100