news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары, буран һәм көчле җил булачак, дип кисәтә

Көндез республика буенча һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы

  (Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Вакыты белән кар, юеш кар, вак яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда көньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлектә җил, буран һәм бозлавык булуы ихтимал, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә Татарстан буенча температура 1-6 градус салкын. Көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.

Казанда төнлә температура 1-4 градус салкын, көндез 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк.

5 гыйнвар төнендә республикада болытлы һава көтелә, вакыты белән кар һәм юеш кар явачак, буран булырга мөмкин. Температура 7 градуска кадәр төшәчәк, юлларда – бозлавык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100