Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык "вәгъдә итә"
Төнлә температура 24 градуска кадәр төшәчәк
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, урыны белән әзрәк кар яварга мөмкин, кайбер районнарда буран булачак. Юлларда - бозлавык.
Төнлә Татарстанда температура 15-20 градус тәшкил итәчәк, аязганда – 24 градус салкын.
Көндез республикада 7-12 градус салкын, көнчыгыш районнарда – 15 градуска кадәр.
Казанда азучан болытлы һава, әзрәк кар яварга мөмкин. Төнлә 17-19 градус салкын, аязганда – 21 градуска кадәр. Көндез 8-11 градус салкын булачак.
29 гыйнвар төнендә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда бераз кар явуы көтелә, урыны белән – буран. Температура 16 градус салкын тәшкил итә, көнчыгыш районнарда - 21 градуска кадәр. Юлларда – бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз